ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Биектау районы Казаклар авылында күпфункцияле мәдәният йорты ачылды

21 август 2019, 15:02 , Фото: Рамиль Гали

Биектау районы Казаклар авылында күпфункцияле мәдәният йорты ачылды Казаклар авылы Мәдәният йорты “Мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Биектау районының Казаклар авыл җирлегендә “Мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында тантаналы рәвештә мәдәният йорты ачылды. Казаклар авылы мәдәният йортын төзү 13,6 млн сумга төшкән.

“Без бүген уникенче күпфункцияле мәдәният йортын ачабыз. Дәүләт программалары булмаса, мондый мәдәният сарайлары төзи алмас идек. Республикада шундый вакыт – эшлисе эшләр бик күп. Иртәгә дөнья чемпионаты башлана. Аңа да карамастан, бүген мәдәният йорты ачылды. Барысы өчен дә зур рәхмәт”, - диде Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, тиздән авыл хуҗалыгына ярдәм итә торган зур дәүләт программасы кабул ителәчәк. “Мәдәният йортлары учаклары белән берлектә авылны да саклап калырбыз, яшьләребез дә биредә калыр. Яңа программа иң беренче чиратта яшьләрне эш белән тәэмин итәргә тиеш”, - диде ул.

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, киләсе елга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның “тырышлыгы белән район үзәгендә зур балалар бакчасы һәм мәктәп төзелә башлаячак”. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев та катнашты.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әйтүенчә, Биектауда тормыш үзгәрә. “Биектау районы – тормыш кайный һәм балалар туа торган, үлүчеләр саны кимегән районнарның берсе. Биектауның дүрт мәктәбендә яңа кабинетлар ачыла, алар заманча техника белән җиһазландырылачак. Бүгенге көндә Биектау районында биш илкүләм проект гамәлгә ашырыла”, - диде ул.

“Биектауда тагын бер мәдәният йорты төзелә, икенчесе – реконструкция стадиясендә. “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында районның бер мәктәбе яңа заманча сыйныфлар алачак, “Демография” илкүләм проекты кысаларында сентябрьдә биредә социаль такси барлыкка киләчәк”, - диде Татьяна Ларионова.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова авылда эш, мәктәп, мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты булган очракта авылның киләчәге дә булачак дип саный. “Авылларыбызның киләчәге булса, мәдәниятебезнең дә киләчәге булачак. Мәдәният йортында һәрвакыт талантлы кешеләр булырга тиеш. Мәдәният йорты кадрлар чыгара, төрле шәхесләр белән элемтәдә тора”, - дип билгеләп үтте министр.

Казаклар авыл җирлеге башлыгы Радик Идрисов Казаклар авылы Мәдәният йорты авылның йөзен үзгәртте, диде. “Сез, зур кунакларыбыз, безгә тагын нинди дә булса программа бирергә теләсәгез, без бик рәхәтләнеп алыр идек. Безгә, мәсәлән, балалар бакчасы белән бәләкәй генә мәктәп кирәк. Бик рәхәтләнеп үзебез акча кертеп, булышып эшләр идек”, - диде ул.

Казаклар авылы Мәдәният йортына Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Президентыннан – матди-техник базаны ныгыту өчен бүләк сертификаты, Татьяна Ларионова теннис өстәле алу өчен сертификат, Илдар Гыйльметдинов – рәхмәт хаты, “Барсэлитстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Илһам Хөсәенов – символик ачкыч, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин – телевизор алу өчен сертификат, Андриян Тябин Биектау боз сараеннан – микродулкынлы мич бүләк иттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10