ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» проекты катнашучыларын «Татарстан авангарды» дип атады

21 август 2019, 14:51 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» проекты катнашучыларын «Татарстан авангарды» дип атады
Парламент башлыгы Казанда Республика иҗтимагый-сәяси проектында җиңүчеләрне бүләкләде.

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «ПолитЗавод» проектында катнашучыларны республиканың авангарды дип атады. Бу хакта бүген парламент башлыгы Казан ратушасында узган «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проекты финалистлары белән очрашуда белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр белән эшләү проектларына зур кызыксыну белән каравын әйтте. Ул 2018-2019 елларда Татарстанда өч кадрлар проекты — «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проекты, «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар конкурсы һәм «ПолитСтартап» актив тормыш позициясе булган 35 яшькә кадәрге гражданнарны ачыклауга юнәлдерелгән кадрлар проекты эшләтеп җибәрелүен искәртте.

«Әлеге проектлар ярдәмендә без үзебез өчен күп кенә яңа кешеләр ачтык. Сез эшкә алыначак өр-яңа идеяләр тәкъдим иттегез. Тугыз айга якын вакыт эчендә сез иҗтимагый эшчәнлек, сәяси көрәш буенча зур мәктәп уздыгыз, җитлеккән идеяләр тәкъдим иттегез», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, «ПолитЗавод» проекты республика яшьләре арасында елдан-ел популярлаша бара. «Тулаем алганда, конкурс 13 ел уздыру барышында үз йөзен тапты, популярлык казанды. 2018-2019 елларда барлык муниципаль берәмлекләрдән диярлек 970 кеше катнашу өчен гариза тапшырган. 2017 елда 906 гариза бирелгән иде», - диде ул.

Парламент башлыгы проектта 17 яшьтән 44 яшькә кадәрге татарстанлылар, шул исәптән 450 ир-ат һәм 518 хатын-кыз катнашуын әйтте. 602 катнашучы -республиканың 11 югары уку йорты һәм биш урта һөнәри белем бирү мәктәбе студентлары, ә 357се эшче яшьләр вәкилләре.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10