ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алалар

21 август 2019, 14:23 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алалар Чарада Җәлилнең кызы Люция һәм оныгы Лилиан катнаша.

(Казан, 21 август, Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, традиция буенча, легендар татар шагыйрен искә алу көне үткәрә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

26 августта 12.00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәле янында (шәһәрнең Гаванская урамы 18 йорты янында) тантаналы чара уза. Анда һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм шигырьләр уку була. Чарада Җәлилнең кызы Люция һәм оныгы Лилиан катнаша.

  • Санкт-Петербургта татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл 2011 елның 19 маенда ачылды һәм Санкт-Петербургка Татарстан Республикасы бүләге булып тора.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10