ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Нурбәк Батулла Кариев театрыннан китәргә гариза язган

21 август 2019, 13:08 , Фото: Рамиль Гали/архив

Нурбәк Батулла Кариев театрыннан китәргә гариза язган Танылган хореограф шушы көннәрдә Минзәлә театрына китә.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Нурбәк Батулланың Кариев театрыннан китүе ирекле иҗатта булырга теләү белән бәйле. “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батулла “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең Кариев театрыннан китү сәбәпләрен шәрехләде.

"Мин үземне киттем дип санамыйм, Татарстанда калам. Яхшы режиссерлы кызыклы проектларга чакырсалар, Кариев театры белән дә нишләп эшләмәскә? Штаттагы хореограф булгач, ошыймы-ошамыймы, барысын да куярга туры килә иде. Хәтта “Шай-бу! Шәй-бу”ны да... Кайчакта ниндидер тузга язмаган әйберләр эшләнә. Гомер бер генә бирелә – яхшы проектларда эшлисем килә", - диде Нурбәк Батулла.

"Кариев театрыннан китүемнең башка сәбәпләре юк. Күптән китәргә җыена идем, әмма элегрәк театрны төшенке хәлдә калдырып китү дөрес булмас, качкан кебек булыр иде. Хәзер театр күтәрелештә, шуңа да калдырып китү оят түгел. Миссиямне үтәдем дип саныйм, хәзер башка театрларны күтәрергә киттем. Әмма берсенә дә даими эш урыны буларак кермәм, чакырулар белән генә эшләрмен", - ди “Алтын битлек” театр премиясенә ия булган күренекле татар хореографы һәм артисты.

Нурбәк Батулла шушы көннәрдә Минзәләгә китә. Анда Гофманның "Щелкунчик" спектакле куелачак һәм ул яңа проектка хореограф буларак чакырулы.

  • Нурбәк Батулла соңгы өч елда Кариев театрының хореографы булып эшләде. Туфан Имаметдиновның "Әлиф" хореографик спектакле солисты буларак "Алтын битлек" театр премиясенә ия булды. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Үзенең эксперименталь иҗади эшләре белән билгеле. Шушы көннәрдә "Әлиф" иҗат берләшмәсе белән "Дәрдмәнд" импровизацион спектаклен тәкъдим итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10