ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУ профессоры Андрей Роот белән хушлашу 22 августта узачак

21 август 2019, 12:35 , Фото: архив

КФУ профессоры Андрей Роот белән хушлашу 22 августта узачак
 
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Андрей Роот 20 августта 92нче яшендә вафат булды.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 22 августта 11.00 сәгатьтә 7нче Шәһәр хастаханәсенең матәм залында КФУ профессоры, Казан журналистика фәнни мәктәбенә нигез салучы Андрей Роот белән хушлашу булачак. Бу хакта Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе Instagram-аккаунтында хәбәр ителә.

«Андрей Александровичны Самосырово зиратында хатыны белән янәшә җирләячәкләр», - дип хәбәр иттеләр югары уку йортында.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Андрей Роот 20 августта 92 нче яшендә вафат булды.

  • Андрей Роот КФУда журналистика кафедрасында 50 елдан артык эшләде. Йөзләгән танылган Россия журналистлары аның укучылары булып тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10