ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов: Дәваларга тырышабыз, ә профилактикага көч һәм акча аз сарыф итәбез

21 август 2019, 12:23 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов: Дәваларга тырышабыз, ә профилактикага көч һәм акча аз сарыф итәбез Татарстанда авыл халкына медицина тикшеренүе өчен «Мобиль поликлиника» проекты гамәлгә ашырыла.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). «Май» указларын үтәү өчен, Татарстанга сәламәтлек саклау өлешендә медицина ярдәме күрсәтүнең бөтен системасын үзгәртеп корырга кирәк. Шул ук вакытта халыкны профилактик карауга аерым игътибар бирү мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашуда белдерде.

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә традицион ысуллар белән ирешеп булмый торган параметрлар салынган, сәламәтлек саклау системасын тулысынча үзгәртергә, иң заманча технологияләрне кулланырга кирәк. Иң мөһиме: профилактика буенча бик җитди эшләргә кирәк. Без кешеләрне дәваларга тырышабыз, әмма профилактикага көч һәм акча аз тотыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, авыруларны профилактикалау өлешендә авыл халкына игътибар бирү бик мөһим. «Авыл кешесе, әлегә җитди проблема тумаса, хастаханәгә бармаячак. Аның сыеры, бакчасы бар, утын әзерләргә кирәк... шуңа күрә без күчмә поликлиникалар сатып алдык, аларның күпме кирәк булуын исәпләдек. Ел саен барлык торак пунктларда профилактик карау үткәрелергә тиеш», - дип аңлатты республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, ул үзе Тәтеш районында беренче «мобиль поликлиникада» булды, персонал эше белән танышты.

«Август ахырында без барлык дүрт сырхауханәне дә эшкә җигәчәкбез, алар Казан, Чаллы һәм Әлмәтнең әйдәп баручы медицина үзәкләренә беркетелгән. Аларның ничек эшләвен көн саен контрольдә тотачакбыз. Без, теләсә кайсы торак пунктка барып җитә алсын өчен, махсус техника сатып алдык. Мин бу эшнең файдасы булачагына ышанам», - диде Татарстан Президенты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10