ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллы башкарма комитеты: Биш көнлек уку түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеген чикли

21 август 2019, 11:33

"Балалар парта артында көне буе утыра алмый", - диде Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Хуҗин.

(Чаллы, Казан, 21 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитетында ата-аналарның биш көнлек уку турындагы соравына җавап бирделәр. Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин фикеренчә, биш көнлек уку атна дәвамында артык күп эш башкарылуга китерәчәк һәм балаларны өстәмә белем алу белән шөгыльләнү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәк.

Чаллы башкарма комитетына ата-аналардан мәктәпләрдә укуларны биш көнлек режимга күчерү турында күп санлы сораулар килә. Хуҗин сүзләренчә, биш көнлек уку режимы беренче сыйныфларда эшли. Башка сыйныфларда белем бирү программасы тулысынча үтәлергә йөкләмә бүленеше дөрес булырга тиеш.

«Федераль һәм төбәк стандартлары бар, мәктәпләр тулысынча алар нигезендә эшләргә тиеш. Шул ук вакытта санитар нормаларны һәм кагыйдәләр бар. Укучыларның дәресләрдә булу вакыты чикле. Алар парта артында көне буе утыра алмый», - диде Хуҗин.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әйтүенчә, Чаллының кайбер мәктәпләрендә шимбә көнне, атнаның алтынчы көненә курслар, түгәрәкләр һәм башка өстәмә белем бирү формаларын калдырып, болай да «бушаталар».

«Укуда биш көнлек режимны кертү укучыларны мәктәптән соң түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүдән мәхрүм итәргә мөмкин. Аларның моңа вакыты да, көче дә калмаячак». — диде Хуҗин. кон 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10