ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Лубян урман-техника көллиятенең кабул итү комиссиясе 1 октябрьгә кадәр эшли

21 август 2019, 19:43

Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә. Комиссия 1 октябрьгә кадәр эшли. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәет хәбәр иттею

Абитуриентлар "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтер исәбе" белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел да 10 ай, 11 нче сыйныф базасында – 2 ел да 10 ай. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Лубян урман-техника көллиятендә махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен урман участогы бар.

Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10