ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин турында: Ул югары дәрәҗәдәге профессионал

21 август 2019, 11:19 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин турында: Ул югары дәрәҗәдәге профессионал Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән беренче очрашуы турында сөйләде.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Владимир Путин аралашуда гади һәм шул ук вакытта ул нык ихтыярлы, масштаблы мәсьәләләрне профессиональ хәл итә торган кеше. Бу фикерен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.

«Мин аны беренче тапкыр күргәндә ул Федераль куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе иде. Бездә кадрлар алмашы бара иде, ул килде һәм мин аны каршы алдым. Бик ачык кеше, без сөйләштек. Ул Санкт-Петербургтагы мәчетне төзекләндерү турында сөйләде. Беренче тапкыр сөйләшү менә шундый булды», - дип хатирәләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Владимир Путин илебез үсеше өчен бик күп эшләр башкара. «Бездә шундый көчле лидер булу кайберәүләргә ошамый. Әмма безнең илгә карата шундый хөрмәт булу безгә ошый. Путин безнең милли лидерыбыз гына түгел, Америкада, Европада аны хөрмәт итәләр. Аның дөньякүләм абруе бик зур», - диде республика җитәкчесе.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с главными редакторами ведущих средств массовой информации Республики Татарстан

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Владимир Путинның катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле идарә стиле бар.

«Һөнәри осталыкка килгәндә, теләсә кайсы киңәшмәдә, игътибар иткән булсагыз, кем, нәрсә әйткән, ул барлык мәсьәләләр буенча нәтиҗә ясый. Ул югары дәрәҗәдәге профессионал. Аның белән аралашуда кыенлык да юк, шул ук вакытта ул тимер ихтыярлы кеше. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек бирсен һәм безнең ил чәчәк атачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10