ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов: Дәүләт Советына тәҗрибәле, абруйлы кешеләр килергә тиеш

21 август 2019, 10:14 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Дәүләт Советына тәҗрибәле, абруйлы кешеләр килергә тиеш  
Татарстан Президенты кайбер министрларның һәм районнары башлыкларының республика парламентына күчүе турында фикерен әйтте.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Татарстан Дәүләт Советы - дәүләт хакимиятенең тәҗрибәле һәм профессиональ идарәчеләр белән тулыланырга тиешле мөһим органы. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашуда әйтте.

«Профессиональ парламент - хакимият органнары системасында мөһим звено. Республика парламентында тәҗрибәле кешеләр булырга тиеш. Без тәҗрибәле хезмәттәшләребезне РФ Дәүләт Думасына, Федерация Советына билгелибез. Һәрвакыт муниципалитет җитәкчеләренең берсе Федерация Советы әгъзасы була, быел бу тәҗрибәне дәвам итәчәкбез», – диде ул.

Татарстан Президенты Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның, шуннан соң министрлык вазифасында эшләвен дәвам итсә дә, Дәүләт Думасына сайланганын искәртте.

«Хәзер ул безнең парламентта әйдәп баручы юнәлешләрнең берсендә булачак, [Азат] Хамаев шулай ук тәҗрибәле кеше... Парламент - гомерлеккә килгән урын түгел, аны яңартырга кирәк. Мин яшьләргә каршы түгел, әмма парламентка инде кешеләр тәҗрибә, абруй белән килергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты аңлатканча, Татарстан идарәче кадрларга кытлык кичерми. Республиканың кадрлар резервында парламентка күчүче ведомство һәм муниципалитет җитәкчеләрен алыштыра алырлык лаеклы яшь алмашчылар бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10