ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Салават Фәтхетдинов улы автомобиль спорты буенча Россия күләмендә ярышта җиңде

21 август 2019, 09:12 , Фото: tatar-congress.org

Салават Фәтхетдинов улы автомобиль спорты буенча Россия күләмендә ярышта җиңде 18 яшькә кадәрге спортчылар — юниорлар арасында Россия кубогына автомобиль спорты буенча ярышның 6 нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңде.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). 17 августта Мәскәү өлкәсендәге Коломна бистәсендә 18 яшькә кадәрге спортчылар — юниорлар арасында Россия кубогына автомобиль спорты буенча ярышның 6 нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм - җырчы Салават Фәтхетдиновның улы. Башка этапларда да ул уңышка ирешкән. 6 нчы этапта җиңгәннән соң ул пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Шунда ук Татарстан байрагы һәм республика гербы алдына басып интервью бирде.

"Бу кадерле символлар аңа спортта җиңү өчен терәк булып тора икән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки 16 ел элек аңа исем сайлаганда Татарстанның булачак Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара спорт мастеры һәм РФ чемпионы Рөстәм Миңнеханов үрнәге тәэсир иткән", диелә хәбәрдә.

Мәскәү этабындагы ярышны карарга һәм Рөстәмне котларга аның әнисе Ләйсән һәм әтисе килгән. Татарстанның халык артисты җырчы Салават Мәскәү очкычына утырыр өчен аэропортка Камал театры сәхнәсеннән, чираттагы концерттан килгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10