ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Хаҗилар төркеме җитәкчесе: Хаҗ кылу иминлеге елдан-ел арта

21 август 2019, 08:48 , Фото: Абдул Фархан

Хаҗилар төркеме җитәкчесе: Хаҗ кылу иминлеге елдан-ел арта Хаҗ кылучылар арасында йөкле хатыннар да бар.

(Казан, 21 август, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Татарстан хаҗиларының беренче төркеме җитәкчесе Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин фикеренчә, хаҗ кылу иминлеге елдан-ел арта. Бу турыда ул  "Татар-информ" хәбәрчесенә хаҗиларны аэропортта каршы алганда әйтте.

"Быел өченче тапкыр җитәкче буларак бардым. Эш буенча баруым да хаҗ кылуга керә. Пәйгәмбәребез әйткән: "Кем хаҗны чын күңелдән кыла, аның гөнаһлары гафу үтелә". Хаҗ кылганнар бер гөнаһсыз сабый кебек кайта. Хәзер хаҗ кылганда куркынычлар кими, чөнки хаҗ дәвамында хаҗилар белән егерме табиб эшли. Алар арасында гинекологлар, терапевтлар, кардиологлар, инфекционистлар бар", - ди Марат хәзрәт.

Хаҗ кылучылар арасында йөклелекнең бишенче аенда булган Гөлнара ханым да бар. "Бер дә курыкмадым. Аллаһ ярдәм итте, яңгырын да яудырды. Әгәр дә берәр нәрсә булырга язган икән, ул кайда да була. Чын күңелдән ышанып, хаҗ кылдым. Хис-кичерешләремне сүз белән генә аңлата алмыйм", - диде ул.

Хаҗ кылучыларның ниятләре төрле. "Улыма егерме яшь. Менә аның хаҗдан кайтуын көтәм. Әтисе барырга тиеш иде, ләкин ул инфаркт кичерү сәбәпле, хаҗ кылалмады. Улым өчен борчылмадым, чөнки улым Аллаһ юлында. Мин шат кына. Үзем ике тапкыр бардым", - дип сөйләде Арчадан Ясирә ханым.

Чистай районында яшәүче Әхәт абый хатынының ниятен үтәгән. "Хатыным үзе ниятләгән иде, акча җыя иде, ләкин үлде. Аның ниятен мин үтәргә булдым. Аллаһка шөкер, исән-сау әйләнеп кайттым", - диде ул.

Хаҗ кылучылар яшәү урыннарының шартларын яхшыруын һәм табибларның ярдәмен билгеләп үттеләр. Аларның һәммәсе дә күтәренке күңелле һәм хаҗ кылулары белән горур иде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10