ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайтты

21 август 2019, 08:27 , Фото: Абдул Фархан

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайтты Хаҗиларны Казан аэропортында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

(Казан, 21 август, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Казанга Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайтты. Төркемдә 87 кеше хаҗ кылган.  Бу хакта Диния нәзарәте хәбәр итте.

Хаҗиларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

"Хаҗ кылу Татарстанда популярлаша бара. Быел Диния нәзарәте өчен 1800 урын бүлеп бирелгән иде. Хаҗ кылырга теләүчеләр елдан-ел күбәя, шуңа күрә алга таба урыннарны арттырырга иде. Әгәр дә сәламәтлеге яхшы икән, матди яктан мөмкинчелеге бар икән, һәр мөселман хаҗ кылырга тиеш", - диде Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтие үзе дүрт тапкыр хаҗ кылган. "Алла насыйп итсә, тагын барырга язсын. Элек хаҗ кылырга теләүчеләрне авырлык белән җыйсак, бүген урыннар җитми. Бер тапкыр хаҗ кылган кешенең тагын барасы килә, чөнки Мәккә, Мәдинә гади урыннар түгел. Мин дә алар рәтенә керәм. Анда баргач, гөнаһлар чыннан да кими, һәм хаҗи моны үзе дә сизә", - дип уртаклашты мөфти.

22 августка каршы төнгә кайтачак төркемдә 248 кеше булачак. Әлеге төркем -Татарстан хаҗиларының иң зур төркеме булып санала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10