ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗе районы ындырына алты мең тоннадан артык ашлык кайтарылган

21 август 2019, 01:00

Әгерҗе районы ындырына алты мең тоннадан артык ашлык кайтарылган 20 августка агрофирманың 4030 гектар мәйданыннан арыш, арпа, солы, борчак җыелган.

(Әгерҗе, 21 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районының “Агрофирма–Әгерҗе“, “Наҗар“, “Сарсак-Омга“ ширкәтләре, фермерлык хуҗалыклары басуларыннан барлыгы 4850 гектарда бөртеклеләр суктырылган. Район ындырына 6200 тонна ашлык кайтарылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

20 августка агрофирманың 4030 гектар мәйданыннан арыш, арпа, солы, борчак җыелган. Әлегә бер гектардан алынган уңыш 16 центнер тәшкил итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10