ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада Татарстан заводларының аварияләргә әзерлеген тикшерделәр

21 август 2019, 00:00

Түбән Камада Татарстан заводларының аварияләргә әзерлеген тикшерделәр Профессионаллар арасында да, иреклеләр арасында да беренче урынны "ТАНЕКО" алды.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Түбән Камада Татарстанның сәнәгать предприятиеләренең штаттан тыш хәлләргә ни дәрәҗәдә әзер булуын тикшерделәр. Нефть химиячеләре шәһәрендә булган аварияләрне бетерү күнекмәләрен үзләштерү буенча ярышлар мондый киң колачта беренче тапкыр үткәрелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурсны "ТАНЕКО" базасында үткәрделәр. Хуҗалардан тыш, "ТАИФ-НК", "Казаноргсинтез" һәм республиканың башка завод комплекслары да үз көчләрен сынады.

Катнашучылар зыян күрүчене сыешлыктан чыгару, каплагыч урнаштыру һәм алу, цистернадан саркуны бетерү, начар күрү шартларында ориентлашу һәм зыян күрүчегә ярдәм күрсәтү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Төркем командирлары теория буенча белемнәрен дә күрсәттеләр.

Профессионаллар арасында да, иреклеләр арасында да беренче урынны "ТАНЕКО", икенче урынны "Татнефтегазпереработка" командасы алды. Профессионаллар арасында өченче урын – "РегионСпас2та, штаттан тышлар арасында – "ТАИФ-НК"да.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10