ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: WorldSkillsта Россия командасы алдынгы булырга тиеш

21 август 2019, 08:00

Рөстәм Миңнеханов: WorldSkillsта Россия командасы алдынгы булырга тиеш Татарстан Президенты чемпионатта алдынгы урында булу өчен зур тырышлык күрсәтелүе хакында сөйләде.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатында Россия командасы алдынгы булырга тиеш дигән фикерен әйтте һәм шул юнәлештә эш алып барылганын сөйләде. Бу хакта ул массакүләм мәгълүмат чаралары баш редакторлары белән очрашу вакытында әйтте.

“Бүген безнең алда бик зур эш: чемпионатны зур дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Һәм тырышырга кирәк, Россиянең командасы алдынгы булырга тиеш. Бу юнәлештә Россия күләмендә дә, Татарстан күләмендә дә бик зур эш бара”, - диде Президент.

Ул эшче һөнәрләр чемпионатының әһәмияте турында сөйләде. “Без эш кешесе, хезмәт кешесенең дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. Ул тиешле урында түгел. Шуңа күрә уку йортлары, шушы һөнәргә өйрәнү үзәкләренә бик зур игътибар күрсәттек, ил күләмендә дә, республикада да. 31 үзәкне без тәртипкә китердек. Бу үзәкләр ел саен артачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм моның нәтиҗәсе турында да сөйләде.

“Моның нәтиҗәсен без май аенда Россия чемпионатында күрдек. Татарстан бу чемпионатта беренче урынга чыкты. Без Мәскәүне дә узып чыга алдык. Ул бик зур хезмәт. Ул укытучылар хезмәте, ата-аналар, безнең шушы балаларыбыз хезмәте. Без моның белән горурланабыз”, - диде ул.

Президент чемпионатның ачылу һәм ябылу тантанасына зур әзерлек булуын әйтте. “Ачылуга безнең Премьер-министр килергә тиеш, Дмитрий Анатольевич Медведев. Ә әгәр дә уңай булса, ябылышына Президентыбыз Владимир Владимирович килергә тиеш. Шуңа күрә бик тырышып әзерләнәбез”, - дип сөйләде Президент.

Рөстәм Миңнеханов чемпионатның ил өчен зур вакыйга булуын, аның Россиядә үтүе өчен зур тырышлык куелуы хакында искә төшерде. “Безгә Бельгия шәһәре һәм Франциянең Парижы белән көрәшергә туры килде. Әлбәттә, дөнья торышлары безнең файдага түгел иде - санкцияләр, башкасы. Аңа карамастан, без Казанны, Россияне матур итеп күрсәттек. Һәм шушы вакыйга безнең Казанда үтәчәк”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10