ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә яшәүчеләр өчен мәктәп формасы буенча "кайнар линия" эшли

20 август 2019, 23:00

Шулай ук канцелярия товарлары, балаларның ялы мәсьәләләре буенча сораулар кабул ителә.

(Әлмәт, 20 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 19 августтан алып 2 сентябрьгә кадәр "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" сәламәтлек саклау учреждениесенең «кайнар линия» оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында консультация пункты белгечләре балаларның өске һәм аяк киеме, уенчыклар, мәктәп формасы, канцелярия товарлары, шулай ук балаларның ялы мәсьәләләре буенча сораулар кабул итә.

"Кайнар линия" телефоннары: Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге 8 800 555 49 43, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең консультация пункты (8553) 45-20-72 (балалар товарларына, балалар ялына һәм сәламәтләндерүенә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре мәсьәләләре буенча - (8553) 45-20-55).

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10