ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камил Тукаев Буада театраль эскиз әзерли

20 август 2019, 20:35 , Фото: Буа театры

Камил Тукаев Буада театраль эскиз әзерли Буада “Буа талиясе” III театраль лабораториясе башланды.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театрының “Буа талиясе” театраль лабораториясендә Россиянең атказанган артисты Камил Тукаев театраль эскиз әзерли. Бу хакта театр җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итә.

18 августта Буада “Буа талиясе” III театраль лабораториясе старт алды. Дүрт чакырылган режиссер дүрт көн дәвамында Буа театры артистлары белән эскизлар әзерлиләр.

Камил Тукаев Буага 2018 елда ук чакырулы иде, әмма төрле сәбәпләр аркасында килә алмады. Быел ул Буа театрында А.П.Чеховның “Предложение” өч персонажлы бер пәрдәле пьесасы буенча эскиз әзерли.

Италия режиссеры Алессандра Джунтини А.Вампилов әсәре буенча эскиз куя, Александр Огарев Э.Ионесконың “Лысая певица” әсәре белән эшли. Ә Баатр Колаевка татар классикасы тапшырылган. Бурят режиссеры Кәрим Тинчуринның “Американка” әсәрен чыгара.

Баатр Колаевка Кәрим Тинчурин иҗаты таныш. Үткән сезонда ул Минзәлә театрында татар классик драматургының “Сүнгән йолдызлар” спектаклен чыгарган иде.

Эскизлар театр тәнкыйтьчеләре, журналистлар һәм кызыксынган тамашачыга 22 август көнне тәкъдим ителәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10