ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Екатеринбургта "Урал йолдызы" форумы эшли

20 август 2019, 20:50

Яшьләр каршында Бөтендөнья Яшьләр форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясавы көтелә.
(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Кичә, 19 август көнне Екатеринбургта "Урал йолдызы" форумы ачылды. Ул беренче тапкыр оештырыла. Бу хакта Екатеринбург татарларының якташлар берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Катнашучылар үзара аралашып, форум узачак урын белән танышырга өлгергән. Шулай ук татар журналистикасы тарихы хакында лекция тыңлаганнар. 
 
Алдагы көннәрдә яшьләр каршында тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья Яшьләр форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясавы көтелә. 
 
Форум 22 августка кадәр дәвам итәчәк. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10