ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда өч балалар бакчасында күптелле белем бирү системасы буенча укытачаклар

20 август 2019, 20:40 , Фото: архив

Чаллыда өч балалар бакчасында күптелле белем бирү системасы буенча укытачаклар Автошәһәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән күптелле белем бирү комплексы төзелә.

(Чаллы, 20 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда өч балалар бакчасында күптелле белем бирү системасы буенча укытачаклар. Бу хакта Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов журналистларга хәбәр итте.

Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән күптелле белем бирү комплексы төзелә. Шәһәрдә андый мәктәпне 2022 елда төзиячәкләр. 

«Бездә күптелле белем бирү системасы 34нче номерлы балалар бакчасында бар инде. Шундый ук система буенча 106нчы мәктәпкәчә учреждениедә балалар белем алачак. Тагын без яңа төзелгән 122нче номерлы балалар бакчасын полилингваль ясарга планлаштырабыз. Анда берничә педагог эшкә кабул ителгән, алар балаларны өч телдә укытачак», — дип хәбәр итте Рамил Хәлимов.

Моннан тыш, полилингваль типтагы өстәмә белем бирү учреждениесе «Саулык» сәламәтләндерү комплексында ачылачак. Үзәк структурасына химия һәм биология, физика һәм астрономия, 3Д-модельләштерү лабораторияләре булган уку корпусы, шулай ук әдәбият, экология, театр, журналистика, психология, дизайн буенча остаханәләр кертелгән. Китапханәнең җиһазланышына аерым игътибар биреләчәк

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10