ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россия ислам институтында укыганнар Мисырда Әл-Әзһәр университетына керә алачак

20 август 2019, 19:30

Рәфыйк Мөхәммәтшин Әл-Әзһәр университеты белән сөйләшүләр алып барылуын әйтте.

(Казан, 20 август, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Мисырның Каһирә шәһәрендәге Әл-Әзһәр университетының магистратурасына Россия ислам белеме белән керергә мөмкинлек турында сөйләшүләр алып барылуын әйтте.

Бу хакта ул "РФ Ислам мәгарифе советы утырышы нәтиҗәләре һәм 2019-2020 уку елына Россиядә ислам мәгарифе системасын үстерү планнары" матбугат конференциясендә сөйләде.

“Ислам мәгарифе советы юллама белән җибәргән студентларны Әл-Әзһәр бакалавриатка беренче курска кабул итә. Бу безне канәгатьләндерми. Без анда бакалаврларны укырга җибәрәбез, алар тагын бакалаврга укырга кертәләр. Без программаларны тәңгәлләштерү турында сүз алып барабыз”, - диде ректор.

“Бу юлны үтсәк, ул алга җибәрә торган карар булачак, чөнки Әл-Әзһәр магистратурасына укырга керү - күпләрнең хыялы. Россия ислам белеме дәрәҗәсе күтәрелде”, - диде ул.

Әл-Әзһәр университетында Россиянең ислам мәгарифе советы белән ике ел элек килешү төзелгән. “Бүген Әл-Әзһәр Россиядән Ислам мәгарифе советы юлламасы буенча гына кабул итә. Бу начар түгел, бигрәк тә Әл-Әзһәр өчен яхшы, чөнки ул - бренд. Анда керергә теләүчеләр бик күп”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10