ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районында юл һәлакәтендә бер йөртүче зыян күргән

20 август 2019, 18:52 , Фото: Очевидцы

Чирмешән районында юл һәлакәтендә бер йөртүче зыян күргән Һәлакәт бүген иртән Яңа Элмәле авылы янында булган.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Чирмешән районында «УАЗ» белән чит ил җиңел машинасы бәрелешү аркасында беренчесенең йөртүчесе зыян күргән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.

«Һәлакәт бүген 8.00 сәгать тирәсендә Яңа Элмәле авылы янында булган. «УАЗ» белән «Фольксваген Поло» бәрелеште, дип сөйләде шаһитлар.

Аларның сүзләренчә, «УАЗ» йөртүчесе күкрәге авыртуыннан зарланган, әмма хастаханәгә бармаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10