ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томанда куркынычсызлык чаралары турында кисәтә

20 август 2019, 20:05

Бүген кичке унбердән соң һәм иртәнге сигезгә кадәр Татарстанда урыны белән томан булырга мөмкин.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә республикада һава шартларының начараюы көтелә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кичке 23 сәгатьтән соң һәм иртәнге сигезгә кадәр Татарстанда урыны белән томан булырга мөмкин.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында торак пунктлардан ерак китмәскә тәкъдим итә. Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары булдырырга киңәш ителә.

Томанның юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен җитди куркыныч тудыруын истә тотарга кирәк. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен тормозга басу һәм икенче полосага кинәт чыкмаска киңәш итәләр. Җәяүлеләргә юлда бик игътибарлы булырга, юл аша чыкканда автомобиль каршыннан йөгереп чыкмаска кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10