ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

WorldSkills авылында чемпионат вәкилләре татарча җырлар ишетә алачак

20 август 2019, 18:14 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills авылында чемпионат вәкилләре татарча җырлар ишетә алачак "Sornay” фольклор ансамбле барлык делегацияләрне каршы ала.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills авылында ял өчен махсус оештырылган лаундж-зонада һөнәри чемпионатта катнашучылар татарча җырлар да ишетә алачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә WorldSkills Казан 2019 мәдәни программалар департаменты җитәкчесе Роман Османов сөйләде.

"Һәр көнне кичке концерт программасы каралган. Ул бер дә кабатланмаячак, һәр кич төрле программа. Бер көнне халык фольклорына басым ясыйбыз, чит ил кешеләре бу төр сәнгатьне бик якын итә. Икенче көнне заманча тематика булачак. Байк-шоу, лайт-шоу, төрле вокаль уен кораллары төркемнәре һәм башкалар", - диде ул.

Аның сүзләренчә, оештыручылар рус һәм татар мәдәниятенә басым ясаячак. “Sornay” фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Бу ансамбль WorldSkills авылында тәүлек әйләнәсендә барлык делегацияләрне каршы алачак. Заманча яшьләр сәнгате мисалы буларак Yummy Music төркеме чыгышы көтелә", - диде Роман Османов.

Моннан тыш, "Soprano Gold" (татар операсы), "Star&mlad” (татар гармуны белән оригиналь жанр), "Juna" (заманча этнографик коллектив), Динә Сәгыйтова кебек башкаручылар көтелә.

Лаунж-зонада китапханә дә эшләячәк. "Рус һәм татар әдәбиятының инглизчәгә тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк. Пушкин, Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләре, чит ил классикасы киштәләрдә урын алачак.
Сувенир продукция дә тәкъдим ителә", - диде Османов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10