ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан 3,2 млрд сумга биш чүплекне бетерергә ниятли

20 август 2019, 17:44

Республика киләсе елдан “Чиста ил” федераль проектында катнашуга Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына гариза биргән.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы киләсе елдан “Чиста ил” федераль проектында катнашырга планлаштыра. Республика гомуми суммасы 3,2 млрд сумнан артык булган 7 чараны гамәлгә ашыруга гариза биргән. Бу хакта бүген журналистларга ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

“Якынча 3,2 млрд сумнан артык суммага җиде чара эшләнә: Түбән Кама районының Прости авылында, Тукай, Минзәлә, Яңа Чишмә районнарында биш чүплекне бетерү һәм Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү. Проектка җыелган зыянның ике объектын – Саба районының Шәмәрдән авылында нефть белән, Менделеевск районының Яңа Кокшан авылында сәнәгать калдыклары белән пычранган җирләрне кертү планлаштырыла”, - диде.

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына 2020 елга “Саба районы Шәмәрдән авылында нефть пычратулары белән бозылган җирләрне рекультивацияләү” объектына 94,3 млн сумга гариза бирелгән. Калган чаралар буенча проект-смета документлары эшләнү стадиясендә. Республика бюджетыннан күрсәтелгән өч объект буенча проект-тикшеренү эшләрен башкаруга акча бүлеп бирелгән инде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10