ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Эдуард Шахов Минзәлә татар дәүләт театрының баш режиссеры булырга мөмкин

20 август 2019, 17:23 , Фото: Михаил Захаров/архив

Эдуард Шахов Минзәлә татар дәүләт театрының баш режиссеры булырга мөмкин 2009-2018 елларда театрның баш режиссеры Дамир Самерханов иде.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Драма театры режиссеры Эдуард Шахов Минзәлә татар дәүләт театрының баш режиссеры булырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә үз чыганакларыннан билгеле булды.

“Әлегә төгәл бернәрсә дә әйтә алмыйм. Әмма каршы түгелмен кебек”, - диде Эдуард Шахов “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул үзенең хәзерге вакытта Минзәлә театрында спектакль чыгара башлавын, труппа белән берничә мәртәбә генә очрашуын әйтте. “Мин Минзәлә театрының “Иблис” һәм “Салкын кын” спектакльләрен язмада карадым. Артистларның эше сокланырлык”, - диде ул.

Эдуард Шахов фикеренчә, Татарстан җитәкчелеге театр сәнгатен аңлый,  хөрмәт белән карый. “Моның шулай икәнлеген кыйммәтле бүләкләр куелган Театраль сабантуй аша да күреп була. Театраль лабораторияләр һәм фестивальләр дә бөтен җирдә дә бар димәс идем. Татарстанда алар үтә, яңа гына Свияжскида театраль лаборатория үтте. Театраль тормыш тамашачыны үз эчендә кайната – бу яхшы”, - диде режиссер.

  • Эдуард Шахов – Россиянең халык артисты, күренекле режиссер Рифкать Исрафилов укучысы. Анатолий Васильев һәм Владимир Фокиннарның режиссерлык лабораторияләрендә белем алган. Татарстанда Әлмәт театрында куелган "Кибет” һәм “Медея” спектакльләре белән танылды. Новосибирски театрында Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакль чыгарды.

Минзәлә театрының әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева Эдуард Шаховның Минзәлә театрында баш режиссер итеп билгеләнү хәбәре турында бернәрсә дә әйтә алмады. “Хәзерге вакытта Эдуард Шаховның Минзәлә театрында Зиннур Хөснияр пьесасы буенча спектакль куюын гына әйтә алам”, - диде ул.

  • 2009-2018 елларда Әлмәт театрының баш режиссеры Дамир Самерханов иде. 2019 елдан ул театрның куючы режиссеры итеп күчерелде. Дамир Самерханов бу хакта "Татар-информ"га интервью бирде. Дамир Самерханов – күренекле татар режиссеры Фәрит Бикчәнтәев укучысы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10