ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Киләсе ялларда Татарстанда һава торышы тотрыксыз була

20 август 2019, 16:30

Шимбә һәм якшәмбе көннәренә республикада һава температурасы төшәчәк.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Атна ахырында Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Циклон һәм атмосфера йогынтысы нәтиҗәсендә һава торышы тотрыксыз булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 21 августта, алмашынучан болытлы һава, бераз яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +25..+27 градуска кадәр җылытачак.

Пәнҗешәмбе төнлә һәм көндез республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Төбәкнең көнбатыш чигенә чираттагы атмосфера фронты күчүе аркасында көн азагында кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +22..+27 градус булачак.

Киләсе ике көндә һава торышы тотрыксыз булачак. Җомга көнне, 23 августта көндез +23..+28 градуска кадәр җылытачак. Шимбә һава температурасы +20..+25 градус булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10