ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рәфыйк Мөхәммәтшин Ислам белеме бирү стандартлары үтәлмәвен әйтте

20 август 2019, 16:36 , Фото: архив

Рәфыйк Мөхәммәтшин Ислам белеме бирү стандартлары үтәлмәвен әйтте Ислам уку йортларында белем бирү дәрәҗәсен яңа төзелгән орган – “иҗтимагый аккредитация” тикшерәчәк.

(Казан, 20 август, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин ислам уку йортларында ислам белеме бирү стандартлары үтәлмәвен әйтте. Бу хакта ул "РФ Ислам мәгарифе советы утырышы нәтиҗәләре һәм 2019-2020 уку елына Россиядә ислам мәгарифе системасын үстерү планнары" матбугат конференциясендә сөйләде.

“Бөтен Россия буенча стандартларны 2017 елда кабул иттек. Ләкин алар эшләми, чөнки аларның эшләгәнен контрольдә тотучы механизм юк”, - диде ул.

Белем бирү дәрәҗәсен тикшерү өчен яңа “иҗтимагый аккредитация” органы оештырылачак. “Сентябрь ахырыннан Россиянең мөселман уку йортларына мониторинг үткәрәчәкбез. Диния назәрәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкче Айдар Карибуллин, хезмәткәрләр һәр мәдрәсәгә барып кадрлар, дәреслекләр белән тәэмин ителгәнме икәнлеген карыйлар”, - диде ул.

Аның әйтүенчә, мониторингтан соң уку йорты буенча карар кабул ителәчәк. “Әлбәттә, аннан соң билгеле бер нәтиҗә ясала, мөфтигә мәдрәсәдәге вазгыять буенча доклад ясалачак. Алга таба, нәрсә җитмәвенә карап, план төзиячәкбез. Бу ислам мәгарифе советының төп карарларының берсе”, - диде ректор.

“Ел ахырына кадәр бөтен уку йортларын йөреп чыгарга тиешбез. Чөнки ислам фәннәренә ярдәм фонды үзенең бюджетын киләсе елга планлаштыра. Иҗтимагый аккредитация дини идарәләр арасында бик күп канәгатьсезлек тудырачак. Беркем дә үзенең уку йортының проблемаларын читкә чыгарырга теләми”, - ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

“Проблемалы мәдрәсәләрне Ислам мәгарифе советыннан чыгарырга да мөмкинбез”, - диде ректор.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10