ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Пассажир кыз машина тәрәзәсеннән чыгып барган өчен, йөртүчегә штраф салганнар

20 август 2019, 16:17 , Фото: соцсети

Пассажир кыз машина тәрәзәсеннән чыгып барган өчен, йөртүчегә штраф салганнар Машинаны һәм кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, егеткә карата административ беркетмәләр төзелгән.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанда Кремль дамбасы буенча барган машинаның тәрәзәсеннән пассажир кыз чыгып барган өчен, йөртүчегә штраф салганнар. Бу турыда Казан юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хокук сакчылары социаль челтәрне күзәткәндә шәһәр үзәгендә пассажир кыз «Лада» машинасы тәрәзәсеннән чыгып барган ролик тапкан. Тиздән автомобиль хуҗасын ачыклаганнар, ул 20 яшьлек Казан кеше булып чыккан. Ул үз гаебен кире какмаган», - дип сөйләделәр оешмада.

Машинаны һәм кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, егеткә карата административ беркетмәләр төзелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10