ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Горки-Әмәт урманында WorldSkills ачылу һәм ябылу тантаналарын трансляциялиләр

20 август 2019, 15:44 , Фото: архив

Горки-Әмәт урманында WorldSkills ачылу һәм ябылу тантаналарын трансляциялиләр «Урман» кафесы каршында төп сәхнәгә зур экран куелачак.

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 22-27 августта Татарстан башкаласының Горки-Әмәт урманында эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Дөнья чемпионаты вакытында интернациональ программа оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.

Интернациональ мәдәни программада артистлар, шул исәптән Тина Кузнецованың чыгышы бар. Шунда ук чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары трансляциясе дә була. Моннан тыш, ярышлар урыныннан зур экранга турыдан – туры трансляция булачак», - дип аңлатты спикер.

Шул ук вакытта Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе экранны «Урман» кафесы каршында төп сәхнәдә урнаштырачаклар, дип өстәде. Ачылу һәм ябылу тантаналары 22 һәм 27 августта 18.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында узачак.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, WorldSkills 2019 ачылышын федераль каналларның берсе буенча туры эфирда трансляцияләргә планлаштыралар, әлегә нинди канал икәнлеге билгеле түгел.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10