ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада «Көмеш Акбүзат» кинофестивале җиңүчесенә 1 миллион сум бирәләр

20 август 2019, 16:00

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хәләл җефете дә үз бүләген әзерләгән.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Уфада «Көмеш Акбүзат» кинофестиваленең Гран-при иясенә истәлекле сын һәм 1 миллион сум акча тапшырылачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

  •  IV«Көмеш Акбүзат» Халыкара кинофестивале Уфада 24-27 августта узачак. Фестиваль Башкортстан Хөкүмәте, Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Әмир Әбдрәзәков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе тарафыннан Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы ярдәмендә оештырыла.

«Әкияти ат сыны таш һәм бронзадан эшләнгән, өстеннән көмеш йөгертелгән. Уннан артык статуэтка әзерләнде. Моңа төп приз да, иң яхшы социаль-мотивацион фильмнар (тулы һәм кыска метражлы уен, документаль фильмнар), этник картиналар да (тулы һәм кыска метражлы уен, документаль фильмнар), иң яхшы режиссер эше, иң яхшы сценарий, иң яхшы оператор эше дә керә», - диде «Башкортостан» киностудиясе директоры Юнир Әминов.

Махсус бүләкләр «Башкортостан» киностудиясе (режиссер Малик Якшимбетов һәм оператор Гыйльван Әмиров исемендәге приз), шәһәр хакимияте, Бөтендөнья башкорт корылтае, Башкортстан Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы исеменнән тапшырылачак.

Быел шулай ук ике яңа махсус бүләк өстәлгән. 2019 елда Әмир Әбдрәзәковның тууына 85 ел тула, шунлыктан аның призы 85 мең сум тәшкил итәчәк. Аны режиссерның улы, опера җырчысы Әскәр Әбдрәзәков тапшырачак. Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хәләл җефете дә үз бүләген әзерләгән.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10