ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов "Безнең ишек алды" программасы башлануын игълан итте

20 август 2019, 14:46 , Фото: архив/Султан Исхаков

Рөстәм Миңнеханов Һәр йорт ишегалдын төзекләндерү карары гражданнарның фикерләренә нигезләнеп кабул ителәчәк.
(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" партиясенең "Безнең ишек алды" республика программасы тәкъдимен хуплады. Аны тормышка ашыру өчен 50 млрд сум акча юнәлтү планлаштырыла. Бу хакта ул ТР мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашу барышында белдерде. 
 
"Безнең алда торган иң зур һәм амбициоз бурычны, "Бердәм Россия"дән булган хезмәттәшләребез тәкъдим итте. Бу - "Безнең ишек алды" проекты. Бүгенгә 30 процентка якын ишегалдын тәртипкә китердек. Ел саен без билгеле бер күләмдә акча бүләбез, әмма бу гына җитми", - диде Рөстәм Миңнеханов. 
 
Аның сүзләренчә, якын киләчәктә ишегалларын тәртипкә китерү буенча өч еллык программа кабул ителәчәк. "Без бу бурычны өч елда чишәргә телибез. Бу бик зур һәм кыйммәтле программа, әмма республика аны күтәрә ала. Ул республиканың һәр кешесенә күренәчәк", - дип ассызыклады Президент. 
 
ТР Президенты йөкләмәсе буенча, төбәкнең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәтләр министрлыгы республикадагы күпфатирлы йортларның ишегалларын инвентаризацияли. Аларның һәркайсының үз паспорты барлыкка киләчәк. 
 
Татарстан районнарында проект координаторлары, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре җирле халык белән очрашулар уздыра. Минниханов җәмәгать тыңлаулары оештырырга дигән бурыч куйды. Карарлар гражданнарның фикерләренә нигезләнеп кабул ителәчәк. 
 
Һәр гражданин өй янындагы территорияләр стандартлары хакында фикерләрен җиткерә алсын өчен, беренче этапта массалы рәвештә анкеталар тутырыла. Анкеталар тутыру 8 сентябрь көнне сйлау участокларында - ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар белән параллель уздырылачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10