ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм томан хакында кисәтә

20 август 2019, 15:00 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм томан хакында кисәтә Республика территориясендә эссе һава торышы сакланачак.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 августта, Татарстан территориясендә эссе һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндезге сәгатьләрдә төбәкнең көнчыгышында бераз яңгыр явачак.

Моннан тыш, «төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк», диелә Татарстан метеорологлары тараткан хәбәрдә.

Төнлә +11 градус җылы булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +25, +27 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстанның көньягында һәм төньяк-көнбатышында, шулай ук Казанда җылырак булачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10