ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рәфыйк Мөхәммәтшин ислам уку йортларына дәреслекләр җитмәвен әйтте

20 август 2019, 14:34 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Рәфыйк Мөхәммәтшин ислам уку йортларына дәреслекләр җитмәвен әйтте Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, ислам белеме алучы студентлар классик хезмәтләрне өйрәнергә тиеш, ләкин ислам буенча заманча дәреслекләр җитми.

(Казан, 20 август, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин ислам уку йортларына дәреслекләр җитмәвен әйтте. Бу хакта ул "РФ Ислам мәгарифе советы утырышы нәтиҗәләре һәм 2019-2020 уку елына Россиядә ислам мәгарифе системасын үстерү планнары" матбугат конференциясендә сөйләде.

Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, ислам уку йортларында белем алучылар, башка уку йортларыннан аермалы буларак, классик хезмәтләрне үзләштерергә тиеш. “Ләкин классик хезмәтләр урта гасырларда язылган дигән мәгълүмат килеп чыга. Монда иртә никахлар мәсьәләсе кебек күп сораулар туа. Шуңа күрә, классик хезмәтләрдән тыш, заманча дәреслекләр дә булырга тиеш. Бу беренче чиратта, ислам хокукына кагыла”, - диде ул.

Аның әйтүенчә, Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” хезмәте бар, ул бастырылган, таратылган, электрон вариантта бар. “Ләкин бөтен Россия өчен заманча дәреслекләр җитмәү проблемасы бик актуаль булып кала”, - диде ректор.

Ректор дәреслекләр җитмәү проблемасын 29 июльдә Мәскәүдә үткән Ислам мәгариф советы утырышында күтәрүен әйтте. “Әлбәттә, классик хезмәтләрне ничек яраклаштырырга дигән сорау туа. Туры килмәгән урыннарын кисәргәме, ләкин студентлар беренчел чыганакларны табачаклар. Яки ничек бар шулай бирергәме. Шундый сорауларны да утырышта күтәрдек”, - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10