ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

«Җырлыйк әле» төбәкара фестивалендә «Ахирәтләр» ансамбле җиңгән

20 август 2019, 15:21 , Фото: tatar-congress.org

«Җырлыйк әле» төбәкара фестивалендә «Ахирәтләр» ансамбле җиңгән Фестивальдә Башкортстан Республикасының 10 районыннан һәм шәһәрләреннән килгән 14 ансамбль катнашкан.

(Казан, 20 август, "Татар-информ"). «Җырлыйк әле» төбәкара фестивалендә катнашкан Башкортстан Республикасының 10 районыннан һәм шәһәрләреннән килгән 14 ансамбль арасында җиңүчеләр билгеле булды. Бүгенге фестивальдә җиңүче исеменә Архангель районы Заһит авылыннан «Ахирәтләр» ансамбле лаек булган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Диплом һәм бүләкләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырган.

Краснокама, Кушнаренко, Архангель, Дүртөйле, Кырмыскалы, Борай, Бакалы, Туймазы районнырыннан һәм Уфа, Салават шәһәрләреннән барлыгы 250 һәвәскәр артист килгән.

у3

Шулай ук бәйрәмгә махсус кунак булып — Киров өлкәсенең «Алтын ай» татар фольклор ансамбле, «Агинәйләр» башкорт халык фольклор ансамбле, «Ош пеледыш» мари фольклор ансамбле, «Родинки Агидели» чуваш халык фольклор ансамбльлләре дә чакырылган.

у4 

Ансамбльләр үзләре әзерләп килгән чыгышларны тәкъдим иткән. Алар фестивальнең моңарчы узган турында, үз җирлекләрендә җиңү яулаган, диелә бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10