ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эштә тәмәке тарткан өчен штрафны хупламый

20 август 2019, 16:56

Тәмәке тарту хезмәт хакына йогынты ясарга тиеш түгел, дип саныйлар министрлыкта.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Тәмәке тарту хезмәт хакына йогынты ясарга тиеш түгел, дип саныйлар РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәткәрләрнең эш сыйфаты белән бәйле булмаган хокукларын чикләү яки өстенлекләр билгеләүгә юл куярга ярамый», - диелә ведомство хәбәрендә.

Моңа кадәр Сәламәтлек саклау министрлыгы «Хезмәткәрләрнең җәмәгать урынында сәламәтлеген ныгыту» дигән программа бастырып чыгарган иде. Анда тәмәке тартучы хезмәткәрләрне штрафка тартырга, хезмәткәрләрнең исерткеч эчемлекләр куллануына тест үткәрергә һәм физкульт-брейклар оештырырга тәкъдим ителде.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында белдерүләренчә, хезмәткәрләрнең җәмәгать урынында сәламәтлеген ныгыту эше бик тә мөһим, әмма барлык гражданнарның да мөмкинлекләре тигез булырга тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10