ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Экологлар: Казан һавасында зарарлы матдәләр күләме нормадан артык түгел

20 август 2019, 12:31 , Фото: архив/Михаил Захаров

Экологлар: Казан һавасында зарарлы матдәләр күләме нормадан артык түгел ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре Казанның биш ноктасында, шулай ук Биектау районының Күлле бистәсендә һава үрнәген тикшергән.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанда һавада зарарлы матдәләр концентрациясе тиешле нормадан артып китүе ачыкланмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Газ исе килүенә зарланып, халыктан килгән шикаятьләрдән соң, экологлар күчмә лабораториядә Казанның биш ноктасында (Вересаев, Челюскин, Чистай, Пушкин һәм Восстание урамнарында), шулай ук Биектау районының Күлле бистәсендә һава үрнәге алды. Һавада зарарлы матдәләр концентрациясенең тиешле нормадан артып китүе ачыкланмады», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, кичә 112 бердәм номерына Казан шәһәре һәм Биектау районында яшәүчеләр, бик көчле газ исе килүенә зарланып, җитмешкә якын мөрәҗәгать юллаган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10