ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Бала сәламәт булсын өчен кайбер әйберләрне чикләргә кирәк - "Ватаным Татарстан"

20 август 2019, 16:41

Белгеч фикеренчә, бала­ның саулыгында медицина, нәселдәнлек тә алай зур роль уйнамый.

(Казан, 20 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Фәния Арсланова). Бер танышымның баласы, татар авылында туып, шунда тәрбияләнүгә карамастан, русча гына сөйләшә. Үзебезчә берәр әйбер сораганда, юньле-башлы җавап та кайтармый. Әти-әнисе, кызыбызның кылануы түгел, аның теле русча ачылды, ди.

Ышанмаслык та түгел, чөнки ул сабыйның, ачуым килмәгәе, бишектә чакта ук кулыннан телефон төшмәде. Әнисе иртә эшкә чыкты, әби-бабай җайлы ысул тапты: бәләкәч алдына телефон куялар да, үз эшләренә чумалар. Мал-туар карала, бакчада чүп утала, оныкның тыны да чыкмый, телевизордан сериал карарга да комачауламый ул. Бәләкәч, ботка, аш ашамаса да, интернеттагы мульт­фильм ярдәмгә килә. Якыннары, ярамый, зыянлы, ник телефон бирәсез, дип әйтә башласа, әбисе: “Әллә нәрсә карамый бит, “Маша белән аю”ны гына”, – дип, амбразурага ташлангандай кызчыкны яклый, каршы сүз әйт­терми иде. Бала быел беренче сыйныфка укырга бара. Хәзер Сиринәнең әби-баба­сы үзләре үк, дәрес вакытында телефонсыз ничек яшәр икән бу бала, дип аптырашта.

Кызганыч, бездә Сиринә кебекләр берән-сәрән генә түгел, бик күп. Мәктәпкә ата-аналар җыелышына барсаң, укытучылар иң әүвәл бер­ничә минут ата-аналарга те­лефонның начар тәэсире турында нотык сөйли. Телефон, смартфоннарына иел­гән әти-әниләр исә ул сүз­ләрне теләр-теләмәс кенә тыңлый. Телефоннар, компьютерлар тормышыбызга шулкадәр нык үтеп кергән, алардан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Кичә Сәламәтлек саклау министрлыгында узган “түгәрәк өстәл” янындагы сөйләшүдә бер төркем белгечләр балаларны мәктәпкә әзерләү чаралары турында чыгыш ясады. Балаларга укырга барырга санаулы көннәр калды, бу вакыт аралыгында гына шө­гыльләнү, әлбәттә, дөрес тә түгел. Шулай да, озын җәйге каникул чорында соң яткан, төш вакытында гына урыныннан кузгалган, нәрсә те­ләсә, шуны эшләп йөргән бала-чагага тиздән мәктәп кысасына керергә туры ки­ләчәк.
– Малайлар-кызлар яхшы укысын өчен аларның сәламәт булуы кирәк, – ди Рес­публика медицина профилактикасы үзәге табибы Роза Алимова.

Белгеч фикеренчә, бала­ның саулыгында медицина, нәселдәнлек тә алай зур роль уйнамый. Күп очракта ул әйләнә-тирәдәге шартларга һәм сәламәт яшәү рәвешенә бәйле. Моңа көнгә кимендә дүрт тапкыр әйбәт туклану, җитәрлек йоклау, дәрестән соң ялны дөрес оештыру һәм башкалар керә. Йокы дигәндә, кечкенә балалар – 10-12, үсмерләр – 9-10 сәгать ял итәргә тиеш. Республика балалар клиник хас­таханәсенең “Сәламәтлек” үзәге җитәкчесе Гүзәл Яруллина сүзләренә караганда, хәрәкәт җитәрлек булмау һәм дөрес тукланмау нәти­җәсендә сабыйлар биш-алты яшьтә үк артык авырлык җыя башлый. Шулай да мәктәпкә укырга кергәндә балаларда авырулар бик беленми әле, унберенче сыйныфны тә­мамлаганда, чирләр ике тапкыр арта. Болар – ашказаны, күз, сөяк-хәрәкәт, йөрәк-кан тамырлары системасы чир­ләре…

Телефон, гаджетлар ба­ланың физик һәм психологик сәламәтлегенә начар йогынты ясый. “Электрон тормыш никадәр соңрак башланса, шулкадәр яхшырак”, – ди психолог Мария Щевлягина. Бала белән күбрәк сөйләшергә, уйнарга чакыра ул. Әмма белгеч сөйләгәндә каршылыклы фикер уяна, чөнки мәктәптә башлангыч сыйныфларда ук компьютер, интернеттан өстәмә мәгълү­мат табарга кушалар. “Бу оч­ракта балага әти-әниләр­нең ярдәм итүе кирәк”, – ди та­биб-офталь­молог Людмила Филиппова. Аның фике­рен­чә, компьютер мониторына озак карап тору күздәге киеренкелекне арттыра, эчке мускулларга көч килә. Мондый хәл еш кабатланганда күз ерактан начар күрә башлый. Гаиләдә ата яки анада әлеге диагноз икән, балада да, иртәме-соңмы, әлеге чир килеп чыгу куркынычы яный. Күз күрүе начарланмасын өчен нәрсә эшләп була соң?

– Башлангыч сыйныфта укучыларга – 15 минут, урта сыйныфтагыларга – 20, өл­кән сыйныфта белем алучыларга – 30-40 минуттан да артык компьютер каршында утырмаска, – ди табиб-оф­тальмолог. – Баш мие, күз кан тамырлары эшчәнлеген яхшырту, муендагы, аркадагы киеренкелекне бетерү өчен, әледән-әле күнегүләр ясап торырга кирәк. Бала­ларның күз алмасы 15-16 яшькә чак­лы үсә, формалаша. Чир ир­тәрәк беленгән­дә, күрүне яхшырту мөмкинлеге бар. Табиб күзлек билгеләгән икән, аны кияргә кирәк. Лазер яр­дәмендә операция­ләрне 18-20 яшьләрдән соң ясыйбыз.

Ерактан начар күрү бе­лән күбрәк гаджетларны уйлап табучы Кытай, Япония, Корея халкы интегә икән. Аларның 95 проценттан артык халкында шул чир булса, европалыларда ул күр­сәткеч – 46 процент. Без дә шуннан ерак тормыйбыз. Кайбер әти-әниләр, телефон, планшетлар бирмибез, баланы телевизор белән алдыйбыз, ул көне буе эшләп тора, дип аклана. Монысын да белгеч­ләр бер яманнан икенчесенә күчү итеп кабул итә.

– Аның да зыяны гаджетныкыннан ким түгел. Мәк­тәптә уку авыр, ата-аналар, аннан тыш та бала организмына күпме көч килү турында да уйлансын иде, – ди “тү­гәрәк өстәл” янындагы сөй­ләшүгә җыел­ган белгечләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10