ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан кибетендә атыш оештырган ир-атны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем иткәннәр

20 август 2019, 11:43

48 яшьлек ир-атны «Корал кулланып кылынган хулиганлык» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанның бер кибетендә атыш оештырган 48 яшьлек ир-атны ел ярымга шартлы рәвештә хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«26 май көнне иртән 48 яшьлек ир-ат Оренбург трактындагы бер кибеттә, аңа шифалы су саткан вакытта тоткарлык күрсәтүләрен сылтау итеп, сумкасыннан травматик пистолет тартып чыгарган һәм түшәмгә бер тапкыр аткан», - дип белдерде агентлыкка Руслан Галиев.

Суд ир-атны «Корал кулланып кылынган хулиганлык» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10