ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия мәктәпләрендә укучыларның әйберләре өчен шкафлар куярга тәкъдим итәләр

20 август 2019, 11:25

Депутат Василий Власов фикеренчә, бу укучылар һәр көнне мәктәпкә алып килә торган кирәк-яракларның күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә укучыларның әйберләрен саклау өчен кечкенә шкафлар куярга тәкъдим итәләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы парламентның түбән палатасы депутаты Василий Власовның РФ мәгариф министрына язган хатына сылтама белән хәбәр итә.

Хатта билгеләп үтелгәнчә, белем бирү учреждениеләрендә укучылар белән очрашулар вакытында балалар төрле идеяләр тәкъдим иткән, шуларның иң кызыклысы – кечкенә шкафлар урнаштыру. Балалар еш кына мәктәпкә көн саен бик күп әйбер алып килүләренә зарлана.

Власов фикеренчә, мондый шкафлар укучыларның рюкзакларындагы әйберләрне киметергә мөмкинлек бирер иде. Моннан тыш, аларда телефоннарны да сакларга мөмкин.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10