ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан трассасында автобус тиешсез урында юл аша чыккан хатын-кызны бәрдергән

20 август 2019, 10:33

Юл һәлакәте кичә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 897нче чакрымында – республиканың Теләче районында булган.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстанның М7 трассасында автобус тиешсез урында юл аша чыккан хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.20 сәгатьтә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 897нче чакрымында – республиканың Теләче районында «Хайгер» автобусын идарә итүче 51 яшьлек ир-ат тиешсез урында юл аркылы чыгып барган 45 яшьлек хатын-кызны таптаткан», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10