ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды

20 август 2019, 10:12

Шалтыратулар 273-15-83 телефоны буенча кабул ителә.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Татарстанда балалар товарлары һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли башлады. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство белгечләре тиешле тема буенча консультация үткәрәчәк һәм теләгән һәркемгә продукциянең әлеге төрләрен саткан вакытта үтәлергә тиешле гамәлдәге норматив гигиена таләпләрен аңлатачак.

Шалтыратулар 273-15-83 телефоны буенча кабул ителә. Кайнар элемтә 2 сентябрьгә кадәр, ял көннәреннән тыш, эш көннәрендә - 10.00-17.00, җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьләрдә эшләячәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10