ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов WorldSkills чемпионатында катнашучы ил флагларын күтәрүдә катнаша

20 август 2019, 09:54 , Фото: архив

Миңнеханов WorldSkills чемпионатында катнашучы ил флагларын күтәрүдә катнаша Ярышлар барган дүрт көндә «Казан Экспо»га оешкан төркемнәр составында 70 меңгә якын кунак килер дип көтелә, шуның 6,2 меңе – Россия субъектларыннан.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Авылының тантаналы ачылышында һәм һөнәри осталык чемпионатында катнашучы илләрнең флагларын күтәрүдә катнашачак.

Тантанада шулай ук WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм «Яшь профессионаллар» Берлеге генераль директоры Роберт Уразов та катнашыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәр осталык буенча 45нче дөнья чемпионатында катнашучы илләр һәм төбәкләрнең флагларын күтәрү тантанасында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта уза. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге ярышларның төп мәйданчыгы булачак. Ярышлар барган дүрт көндә күргәзмәләр үзәгенә оешкан төркемнәр составында 70 меңгә якын кеше килер дип көтелә, шуның 6,2 меңе – Россия субъектларыннан.

WorldSkills барган көннәрдә Казанда 50дән артык мәдәни-күңел ачу чарасы узачак, шуларның берсе – Казан Кремлендәге Спас манарасында инсталляция тамашасы. 21-23 август көннәрендә биредә кичке 9дан дөнья һәм Россия сәнгате классик әсәрләренең проекцияләре тәкъдим ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10