ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

20 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

20 август 2019, 21:00

20 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачты, Филология институты бинасында Тукай һәм Толстойга сыннар куелган, иртәгә яңгыр һәм томан була.

Рәфыйк Мөхәммәтшин Ислам белеме бирү стандартлары үтәлмәвен әйтте / Ислам уку йортларында белем бирү дәрәҗәсен яңа төзелгән орган – “иҗтимагый аккредитация” тикшерәчәк.

Чемпионатта катнашучы илләрнең әләмнәрен WorldSkills авылында күтәрделәр / "Без биредә гаилә рухын булдыру өчен барысын да эшләячәкбез", - ди WorldSkills International президенты Саймон Бартли.

Рөстәм Миңнеханов "Безнең ишек алды" программасы башлануын игълан итте / Һәр йорт ишегалдын төзекләндерү карары гражданнарның фикерләренә нигезләнеп кабул ителәчәк.

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачты / "Без сезгә монда уңайлы булсын өчен тырышачакбыз", - диде Татарстан Президенты.

Филология институты бинасы эчендә Тукай һәм Толстойга сыннар куелган / Сыннар мәрмәр таштан эшләнгән.

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм томан хакында кисәтә / Республика территориясендә эссе һава торышы сакланачак.

Сентябрьдән татарстанлылар ишегалларын төзекләндерү проектларын үзләре төзиячәк / Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, өч ел эчендә Татарстанда ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы гамәлгә ашырылачак.

Быел Татарстанда 62 яшь гаилә яшьләр торак бәйгесендә җиңгән өчен фатир алачак / Бәйге гамәлдә булган 7 ел вакыт эчендә 217 җиңүче социаль ипотека буенча фатир алган.

Сахалин татарлары элекке губернатор Игорь Фәрхетдиновны искә алды / Чыгышы белән Балтач районыннан булган Сахалин губернаторы 2003 елда авиаһәлакәттә үлде.

WorldSkills авылында чемпионат вәкилләре татарча җырлар ишетә алачак / "Sornay” фольклор ансамбле барлык делегацияләрне каршы ала.

Эдуард Шахов Минзәлә татар дәүләт театрының баш режиссеры булырга мөмкин / 2009-2018 елларда театрның баш режиссеры Дамир Самерханов иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10