ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә электросамокатта йөрүче реанимациягә эләккән

20 август 2019, 04:00 , Фото: almet-rt.ru/news/mgyyat/lmtt-yul-lakte-ntisend-elektrosamokat-yrchese-reanimatsiyag-elkkn

Әлмәттә электросамокатта йөрүче реанимациягә эләккән Җиңел машина белән электросамокат бәрелешкән.

(Әлмәт, 20 август ,"Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 18 августта 20.00 сәгать тирәсендә Әлмәт-Нолинка юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Электросамокатта йөрүче реанимациягә эләккән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

14нче модельле "ВАЗ" машинасы белән идарә иткән 2001 елгы шофер бистә юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сакламый һәм яктырткыч җайланмалары кабынган электросамокат белән бәрелешкән.

Автоинспекторлар фаразлавы буенча, ул юлда транспорт чарасы торышы кагыйдәләрен бозган һәм каршы хәрәкәт полосасы буйлап, Нолинка ягыннан Әлмәт юнәлешендә хәрәкәт иткән була.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә электр самокаты йөртүчесе медсанчастьнең реанимация бүлегенә озатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10