ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Питрәч районы авылында, черү сәбәпле, бәрәңге ала башладылар

20 август 2019, 22:00 , Фото: Гөлүзә Василова

Питрәч районы авылында, черү сәбәпле, бәрәңге ала башладылар Түбән урыннардагы бакчаларда бәрәңге төбе белән черегән.

(Казан, 20 август, "Татар-информ", Гөлүзә Василова).  Питрәч районы Тау Иле авылында, черү сәбәпле, бәрәңге ала башладылар.

Быел июль уртасыннан август уртасына кадәр туктамыйча яуган яңгыр "үз эшен эшләде" - бәрәңге чери. Кайбер шәхси хуҗалыкларда икенче икмәк уңышын алырга керештеләр, хәтта алып бетерүчеләр дә бар.

Бөтенләй череп беткәнче хайван ашар дигән уй белән халык бакчага чыкты. Түбән урыннардагы бакчаларда бәрәңге төбе белән черегән. Югары очта яшәүчеләр дә бәрәңгенең ак гөмбәчекләр белән каплануын әйтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10