ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Августта Башкортстанда Фатих Кәримнең музее ачылачак

19 август 2019, 20:46 , Фото: tatar-congress.org

Августта Башкортстанда Фатих Кәримнең музее ачылачак Элеккеге музей бинасына янкорма төзелде һәм музейның гомум мәйданы өч тапкырга зурайтылды.

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). 28 августта Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында татар халкының атаклы каһарман шагыйре Фатих Кәримнең төзекләндерелгән музее ачылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, бер төркем Татарстан язучылары һәм башка рәсми кунаклар катнашуы көтелә.

Башкортстан Республикасы Бишбүләк районы Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган музей 1971 елның 19 июнендә ачылган. Ярты гасыр вакыт эчендә әлеге бина нык тузган булган.

2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена Башкортостаннан килгән делегатлар Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерү, аның туган авылындагы музейны төзекләндерү турында мөрәҗәгать алып килде. Татарстан Президенты ярдәме белән, шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан, музей төзекләндерелә башлады.

28 август көнне җәмәгатьчелек музейның төзекләндерелгән бинасы (элеккеге музей бинасына янкорма төзелде һәм музейның гомум мәйданы өч тапкырга зурайтылды) һәм яңа экспозиция белән таныша алачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10