ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Фәрит Мөхәммәтшин: Төрле районнарның казанышларында аерма зур булуы борчый

19 август 2019, 19:21 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Төрле районнарның казанышларында аерма зур булуы борчый Тукай районында киңәшмәдә грант ярдәменнән файдаланмаган крестьян-фермер хуҗалыкларын атадылар.

(Чаллы, 19 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мөмкинлекләр якынча бертөрлерәк булып та, төрле районнарның казанышларында аерма зур. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районында киңәшмәдә шул проблемага игътибар юнәлтте.

"Үсеш өчен шартлар якынча бертигез, әмма төрле районнарда ирешелгән эшләрдә аерма зуру булу борчый. Я авыл җирлекләренең үгетләве, я район-шәһәр башлыкларының таләпчәнлеге җитми. Грантлар, программалар күп, бюджеттан шактый акча бирелә. Ә Бөгелмәдә, тагын өч районда бер мини-ферма да төзелмәве борчуга сала", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул авылда булдыклы кешеләрне эзләп табу эше җитеп бетмәвен әйтте. "Үз территориягездә актив кешеләрне табып, этәргеч бирергә кирәк", - диде.

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов крестьян-фемер хуҗалыклары өчен грант ярдәмендә катнашмаган районнарның исемлеге белән таныштырды. Менделеевск, Актанвш, Бөгелмә районнарында бер грант алучы да булмаган. Иң күп грантны быел азнакайлылар алган - 7 кеше. Тукай, Мөслим дә актив: 6 шар грант алучы.

Проектлар буенча, сыерлар баш санын 2,4 меңгә, симертү терлеген 2,8 меңгә, кошларны 1,5 млн башка арттыру ниятләнә. Өстәмә 340 эш урыны булдырылачак.

Министр соңгы елларда фермер хуҗалыклары яхшы үсеш алуын, ел саен иулай родукция күләме 15-20 процентка артуын билгеләп узды. "Соңгы еллаода фермерлык юнәлеше үзгәрде. Ике исә ел элек терлекчелек белән һәр 15 нче фермер шөгыльләнсә, хәзер алар яртысыннан артык", - диде.

Марат Әхмәтов грант программалары ярдәмендә фермерларда терлек баш саны ике тапкыр, кошларның баш саны өч тапкыр артканын әйтте. Терлекчелек продукциясен сатудан акча кереме өч мәртәбә арткан. Быел 29 процентка күбрәк.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев районның аграр тармакта ирешкән уңышлары турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме буенча бүген Тукай районы республикада дүртенче урында.

Алга таба киңәшмәдә сораулар яңгырады. Минзәләдән Нәсим Дәүләтов 700 гектар җирдә бәрәңге үстергәннәрен, аны җирле сәүдә челтәрләренә сатуда яодәм сорады. "Сәүдә челтәрләрендә колач җәеп каршы алып тормыйлар. Дәүләттән ярдәм булсын иде", - диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10