ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Басуга төшеп утырган самолет экипажын Екатеринбург мэры бүләкләде

19 август 2019, 18:56

Дүшәмбе көнне Александр Высокинский һәм Екатеринбург шәһәр Думасы рәисе Игорь Володин самолет экипажы әгъзалары белән очрашты.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Мәскәү өлкәсендә авария хәлендәге А321 самолетын кырга утырткан экипаж әгъзаларына Екатеринбург башлыгы Александр Высокинский Мактау грамоталары, шулай ук "Екатеринбург" атомоходы моделен тапшырды. Бу хакта мэрия хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

  • Россия Президенты Владимир Путин һава судносы командиры Дамир Йосыповка һәм икенче пилот Георгий Мурзинга  Россия Герое исемнәрен бирде. Экипажның калган әгъзалары Батырлык орденнары белән бүләкләнде.

"Екатеринбург башлыгы Мактау грамоталары тапшырды. Ә һава судносы командиры Дамир Йосыповка шефлыкка алынган "Екатеринбург" атомоходы моделен бүләк итте", - диелә хәбәрдә.

"Сез, диңгезчеләр кебек үк, герой һөнәр ияләре. Сезнең эш секундлар эчендә карарлар кабул итүне күздә тота", - дигән Высокинский.

"Урал авиалинияләре" авиакомпаниясе самолеты пәнҗешәмбе көнне Жуковский - Симферополь маршруты буенча рейс башкарган. Росавиация мәгълүматлары буенча, һава судносы бортында 226 пассажир һәм җиде экипаж әгъзасы булган.

Очып китү-утыру полосасыннан кузгалгач, самолет двигательләренә акчарлаклар килеп эләккән. Лайнер Мәскәү өлкәсенең Раменск районындагы кырга төшеп утырган. Медицина ярдәме сорап 76 кеше мөрәҗәгать иткән, бер хатын-кыз гына хастаханәгә салынган, калганнарына амбулатор ярдәм күрсәтелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10