ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Шомбай-fest» курчак театрлары фестиваленең программасы билгеле булды

19 август 2019, 18:01 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

«Шомбай-fest» курчак театрлары фестиваленең программасы билгеле булды Быелгы фестиваль «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының 85 еллыгына багышлана.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Шомбай-fest» халыкара курчак театрлары фестиваленең программасы әзер. Тетарның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу хакта «Әкият» курчак театрының труппа җыенында игълан ителгән.

«Әкият» курчак театры инициативасы белән гамәлгә куелган «Шомбай-fest» фестивале Казанда 23 – 28 октябрь көннәрендә үткәреләчәк. Казанга төрле илләрдән уналты театр коллективы киләчәк.

Фестивальгә Франция, Италия, Азәрбәйҗан, Белоруссия, Карелия, Башкортстан, Хакасия Республикалары, Новосибирск, Красноярск, Оренбург, Пенза, Белгород, Пермь, Курск курчак театрлары катнаша.

«Әкият» курчак театры фестивальдә ике спектаклен тәкъдим итәчәк. Болар - татар телендә Светлана Дорожконың “Җырла, курай, уйна, Шомбай!” спектакле һәм рус телендә А.С.Пушкин әкиятенә нигезләнеп Рафаэль Таһиров куйган “Салтан патша турында әкият”. Ике спектакль дә театрның үткән сезон премьералары.

Быелгы фестиваль «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының 85 еллыгына багышлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10